Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Нәсим Гәрәйшин истәлегенә волейбол буенча турнир узды

- Дустыбыз, классташыбызны соңгы юлга озатканда, аның истәлегенә волейбол турнирлары уздырырга сүз бирдек, - диде Ирек Газизуллин.

Нәсим – безнең арада һәрчак лидер булды, спортны бик ярата иде. Аның катнашында “Ветераннар” волейбол командасы төрле ярышларда катнашып, район данын яклады.

Ул шулай ук юбиляр, җиденче дистәсен түгәрәкләп килүче команда әгъзасы Айрат Мурзинны тәбрикләп, дусларча әзерләнгән кубок тапшырды. Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов та аның спортчы, авыл депутаты буларак та төрле чараларда ярдәм итүе,башлап йөрүе, спартакиадаларда катнашуы турында сөйләде. Классташы Наил Халиков Нәсим Рәсим улының кыюлыгы, кешелеклеклеге турында якты истәлекләрен бүлеште. Сеңлесе Нәсимә Фазлыева барлык туганнары исеменнән Нәсим абыйларының игелекле эшләре белән горурлануларын, туганнарын хөрмәтләп турнир оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде. Әйе, чын дуслык менә шундый буладыр ул. Афәрин!

Нәсим Рәсим улы Урсай Ключ авылында туа. Азнакайдагы беренче мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Пермь шәһәрендә хәрби авиация -техник училищесын тәмамлый. Украинада хәрби очу полкында хезмәт итә. Алга таба Мәскәүдә Н.Е. Жуковский исемендәге хәрби-һава инженерлык академиясендә белем ала. Әстерхан өлкәсе Ахтуба шәһәрендә В.П. Чкалов исемендәге фәнни-сынау институтында хезмәт куя, кайнар нокталарда була. Подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Отставкага чыгып, туган ягы – Азнакайга кайткач та, мәгариф идарәсе, МЧСта җитәкче урыннарда эшли. Кыю, тәвәккәл Нәсим Гәрәйшин спортны бик ярата. Гомеренең

соңгы көннәренә кадәр спорт белән шөгыльләнә. Әле яшисе дә яшисе вакытта мәрхәмәтсез үлем аның гомерен өзә.

...Турнирда дүрт команда: районның “Ветераннар”, “Әгерҗе”, Скважиналарга җир асты ремонты ясау цехы, волейбол Федерациясе командалары көч сынашты. Бәйге киеренке шартларда барды. Ветераннарда - тәҗрибә, яшьләрдә – көч. Кубокка волейбол Федерациясе командасы ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев