Районыбыз иман йортларында Мәүлид кичләре узды.
Чубар Абдул авылында узган дини бәйрәмебез быел да авыл халкын бергә җыйды. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в. ) туган көне уңаеннан оештырылган Мәүлид мәҗлесен авыл имам-хатыйбы Илгизәр хәзрәт ачты. Ул җыелучыларны сәламләп, Мәүлид аеның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.
Чара дәвамында мәчеттә салават-шәрифләр һәм мөнәҗәтләр яңгырады. Кичә ахырында Коръән укылып, авылга, илгә һәм барча мөселманнарга иминлек, бәрәкәт һәм тынычлык теләп дога кылынды.
Нет комментариев