Азнакаево
  • Рус Тат
  • СПОРТ рубрикасы буенча яңалыклар

    • 12 май 2018 - 17:20
      Азнакайда Татарстанның прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасы үтте
      Азнакай шәһәрендә узган финал ярышларына Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков килде һәм коллегаларына уңышлар теләде.
      403
      0
      2
    • 7 гыйнвар 2018 - 08:21
      Азнакайда хоккей ярышлары узды
      Шәһәр Боз сараенда Азнакай һәм Казан командалары арасында көрәш уенның беренче секундыннан ук киеренке барды. Район җыелма командасы составында чыгыш ясаган хоккейчылар бу юлы да үзләренең осталыкларын раслап, казанлыларны 4:2 исәбе белән җиңүгә иреште.
      27
      0
      0
    • 6 гыйнвар 2018 - 07:06
      Теннис ярышы нәтиҗәләре
      Район башлыгы кубогына өстәл теннисы буенча узган ярышларда иратлар арасында беренче урынны Радик Шәймарданов яулады. Икенчедә - Алексей Әхмәдиев, өченчедә - Илтөзәр Шәрәпов.
      35
      0
      0
    • 12 декабрь 2017 - 05:33
      СИН ДӘ КИЛ - Азнакайда хоккей ярышлары үтә
      13 декабрь көнне Азнакай Боз сараенда хоккей буенча ТР Беренчелегенең чираттагы матчы уздырыла. 16.00 сәгатьтә бозда "Соколы Азнакаево" командасы белән Җәлилнең "Ирбис" командасы кызлары очраша. Үзебезнең спортчыларыбыз өчен бергәләп җан атыйк!
      32
      0
      0
    • 4 декабрь 2017 - 08:22
      Азнакай гимнасткасы Әминә Кәримова Россия шәһәрләренең турнирында 4 нче урынга лаек булды
      Азнакайдан 4 яшьлек гимнастка Әминә Кәримова "Сөембикә кубогы" турнирында 4 нче урынга лаек булды Казанда нәфис гимнастика буенча Россия шәһәрләренең традицион "Сөембикә кубогы" турниры узды. Анда шәхси программада 290 гимнастка һәм 49 команда чыгыш ясады. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә Азнакайдан Виктория Булатова укучысы Әминә Кәримова 4 нче урынга лаек булды. Ул...
      30
      0
      0
    • 4 декабрь 2017 - 06:17
      Азнакай районы җитәкчеләре муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнаша
      Азнакай районы җитәкчеләре халыкка физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырып кына калмый, төрле спорт ярышларында үзләре дә актив катнаша. Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышлары үтте. 14 команда арасыннан, ә анда Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы кебек, зур шәһәрләр дә керә, азнакайлылар бишенче урынга лаек булды. Муниципаль хезмәткәрләр...
      23
      0
      0
    • 20 ноябрь 2017 - 12:08
      Азнакайда лицей укучылары һәм әтиләр арасында волейбол ярышлары узды
      Азнакай мәктәпләрендә Әтиләр берлеге актив эшли. Балалар белән бергә үткәрелгән чаралар әтисез үсүче балаларда да ирләр ныклыгы һәм бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итә. 4 нче лицейда 10 нчы сыйныф укучылары һәм әтиләр арасында узган волейбол ярышлары ике якта да бары якты тәэсирләр калдырды.
      28
      0
      0
    • 17 ноябрь 2017 - 06:46
      Азнакай гимназисты Камилә Гыйлаева "Артек"тан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашты
      (Азнакаево, aznakaevo-rt.ru) Бөтенроссия ГТО җәйге фестивалендә катнашучы Татарстан командасы "Артек"тан кайтты. Алар арасында Азнакай гимназиясе укучысы Камилә Гыйлаева да бар. Ул фестиваль кысаларында узган барлык мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашкан. Лагерьдан алып кайткан күңелле, якты тәэсирләре белән ул "Маяк" укучылары белән дә уртаклашты. Тулы интервьюны "Маяк" газетасының җомга саныда...
      24
      0
      0
    • 14 ноябрь 2017 - 05:14
      Азнакайлылар кул көрәшендә сынатмады
      (Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Алабуга шәһәрендә кул көрәше буенча физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында узган республика чемпионатында азнакайлылар призлы урыннар яулады. Тренерлары Олеся Халикова нәтиҗәләрдән кәнәгать.
      33
      0
      0
    • 11 ноябрь 2017 - 16:42
      Азнакайда узган көрәш буенча республика турнирында 140тан артык Татарстан егете бил алышты
      (Азнакай, "Маяк", Айгөл ШӘРИПОВА) Бүген Азнакайның "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында районыбызның күренекле шәхесе Фәрит Корбанов истәлегенә егетләр арасында көрәш буенча I Республика турниры узды. Биредә Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Ютазы һәм Актаныш районнарыннан, Саба бистәсеннән, Куш Тирәк авылыннан килгән көрәшчеләр бил алышты. ФОТОРЕПОРТАЖНЫ ӘЛЕГЕ СЫЛТАМАГА БАСЫП КАРАГЫЗ...
      32
      0
      0
    • 11 ноябрь 2017 - 07:39
      Азнакайда “Күңелле стартлар” тәмамланды
      Кичә Азнакайның 4 нче Лицей базасында мәктәп укучыларының икенче Спартакиадасы кысаларында "Күңелле стартлар" уеннары узды.
      29
      0
      0
    • 9 ноябрь 2017 - 08:03
      Азнакай кызы Ульяна Антипова Мәскәүдә гимнастика буенча җиңү яулады
      Мәскәүдә спорт гимнастикасы буенче узган турнирда Азнакай кызы Ульяна Антиповага тиңнәр булмады. Ул "Тренер өмете" номинациясендә иң яхшы чыгыш ясаучы дип табылды. Бу хакта Азнакай районы башкарма комитетының спорт һәм туризм буенча идарәсе хәбәр итә.
      19
      0
      0
    • 8 ноябрь 2017 - 14:00
      Сарлыда әтиләр һәм малайлар волейбол уйнады
      Азнакайда Әтиләр берлеге актив эшли. Сарлы мәктәбендә әтиләр һәм укучылар арасында волейбол буенча ярышлар узды.
      33
      0
      0
    • 8 ноябрь 2017 - 10:15
      Азнакай спортчысы Илдар Харисов җиңел атлетика буенча Ачык Чемпионатта җиңү яулаган
      (Азнакай, "Маяк") Казан Үзәк стадионының футбол һәм җиңел атлетика манежында ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Ачык Чемпионат узды. Азнакай районы вәкиле Илдар Харисов 200 метр һәм 400 метр дистанцияләрдә II урынны яулаган. Бу районыбыз спортчысының беренче генә җиңүе түгел >>> aznakaevo-rt.ru
      26
      0
      0
    • 8 ноябрь 2017 - 07:01
      Азнакайда узган хоккей буенча республика турнирының нәтиҗәләре билгеле булды
      Ноябрь башында өч көн дәвамында Азнакай шәһәренең Боз сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган егетләр арасында алкалы хоккей буенча турнир узды. Турнирда 5 команда көч сынашты: «Азнакай бөркетләре», «Чаллы-2», «Чаллы-3», Бөгелмәдән «Арслан» һәм Актаныштан «Лачын» командалары. «Азнакай бөркетләре» лаеклы 3 урынны яулады. «Чаллы-3» икенче урынга чыкты. «Чаллы-2» командасына бу турнирда тиңнәр...
      27
      0
      0
    Реклама
    Ночной режим