“Ак чәчәк» игелектән чәчәк ата
хәйрия акциясе

“Ак чәчәк» игелектән чәчәк ата

«Милосердие” гуманитар ярдәм үзәге волонтерлары Әлмәттә кафедраль собор янында узган «Ак чәчәк” хәйрия ярминкәсендә дүртенче тапкыр катнаштылар.

Чараны Әлмәт епархиясе һәм шәһәр администрациясе оештырды. 

Бу игелекле эштә битараф калмыйча ярдәм иткән шәһәр һәм район халкы алдында баш иябез! 

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең (директоры – Гүзәл Миргаяз кызы Мортазина) сәнгать бүлегендә тәрбияләнүчеләргә һәм укытучыларга аерым рәхмәт. Бүлек мөдире Ханнанова Рәмзия Марсовна җитәкчелегендә балалар бу бәйрәмгә бүләкләр әзерләделәр: үз куллары белән рәсемнәр һәм ак кәгазь чәчәкләр ясадылар. Ярминкә өчен үз эшләрен укытучылар Елфимова О. В. һәм Ханнанова Р. М. тәкъдим иттеләр. Ак чәчәкләрне укучылар белән бергә Елфимова О. В., Мирсәетова Э. И., Сафина Г. З., Хәсәншина Э. И., Хаҗиева А. Р., Ханнанова Р. М. әзерләделәр. Аларның барысына да – зур рәхмәт! 

«Фривей» җитәкчесе Рамил Рәис улы Шәйхисламовка инде дүртенче ел рәттән(! ) микроавтобус биргәне өчен һәм машина йөртүче Рөстәм Хәниф улы Гыйбадуллинга намуслы хезмәте өчен рәхмәтлебез, – диләр "Милосердие” гуманитар ярдәм үзәге волонтерлары

«Ак чәчәк көннәре» уздыру традициясе патша Россиясеннән башлана. Бер гасырдан артык элек мондый акцияләрдә император гаиләсе әгъзалары катнашкан. Бүген дә ак чәчәк мәхәббәт, шәфкатьлелек һәм игелек символы булып кала. Барлык кергән акчалар мохтаҗларга ярдәм итүгә тотыла. 

«Шәфкать» гуманитар ярдәм үзәге җитәкчесе Сәбилә Галайчук безгә юлдан язган иде инде: 

Без, хезмәтебезне үтәп, шатланып өйгә кайтабыз! Бүгенге игелекле эшкә катнашы булган һәркемгә изге теләкләребезне юллыйбыз! 

Ярминкәне оештыручылар әйтүенчә, азнакайлылар үзләренең күңел җылысы белән юмарт бүлештеләр – бәйрәмгә кадәр үк алар үзәккә кул эшләре, өйдә пешерелгән ризыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш алып килделәр. Болар барысы да хәйрия ярминкәсендә тәкъдим ителде. Аннан кергән акчалар мохтаҗларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Акциянең төп максаты – хәйриячелек һәм шәфкатьлелек традицияләрен торгызу.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев