Ярты еллык эш нәтиҗәләренә багышланган бу очрашуда район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитованың җентекле чыгышы тыңлаучыларның зур игътибарына лаек булды.
Ул үзенең оста аналитик сөйләме белән алдагы бурычларны да ачык билгеләп үтте.
Ветераннарыбыз – район тормышының тере тарихы, аларның активлыгына сокланмый мөмкин түгел. Район күләмендә узган бер генә чара да аларның ихлас катнашуыннан башка узмый. Алар бәйрәмнәрдә, акцияләрдә, очрашуларда һәрвакыт сафта, үрнәк булып торалар. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, спорт ярышлары, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм хәзерләү... һәм башка чараларда иң беренчеләрдән булып катнашалар.
Җыелышта район башлыгы вазифаларын башкаручы Айдар Хәлиуллин катнашты. Ул ветераннарыбызны районның соңгы айларда ирешкән уңышлары, тормышның төрле өлкәләрендәге яңалыклар, шулай ук алда торган бурычлар һәм перспективалы проектлар белән таныштырды. Айдар Хәлиуллин үзенең чыгышында районның бүгенге үсешендә ветераннарның зур хезмәтен билгеләп үтте:
Сезнең тәҗрибәгез, акыллы киңәшләрегез – безнең өчен иң кыйммәтле байлык. Район ирешкән казанышларның һәрберсендә сезнең тырышлык, хезмәт һәм йөрәк җылысы бар,
– диде ул.
Үзара ихлас сөйләшү барышында аларның сорауларына да җаваплар бирде.
Утырышның иң дулкынландыргыч, иң күңелле мизгеле, әлбәттә, бүләкләү тантанасы булды. Иң актив, юбилейларын, туган көннәрен бәйрәм итүче ветераннарга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев