Иң мөһим кагыйдә – игътибар
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Иң мөһим кагыйдә – игътибар

Тиздән өч ай дәвамында иркен режимга күнеккән балалар кабат мәктәпкә ашыгачак, шәһәр урамындагы транспорт агымы да бермә-бер артачак.

Шуңа иминлек мәсьәләсенә игътибарны тагын да көчәйтү сорала, ди хокук сакчылары. 

 Җәйге каникулдан соң балаларга юл хәрәкәтенә кабат ияләшергә вакыт кирәк. Ата-аналарга балалары белән мәктәпкә кадәрге юлны бергәләп үтәргә, куркыныч урыннарны күрсәтергә киңәш итәбез,

– ди Азнакай районы ДАИ җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Гыймаев. 

Бала мәктәпкә бер үк юлдан көн саен йөри. Ләкин «таныш юл» – һәрвакытта да куркынычсыз дигән сүз. Юл читендә туктап торган машина, ишегалдыннан көтмәгәндә чыккан автомобиль, автобус артыннан күренми калган транспорт чарасы – юлдагы хәл берничә секунд эчендә үзгәрергә мөмкин. 

Балалар юлны «автомат рәвештә» үтәргә тиеш түгел. Телефонга карап бару, наушник белән музыка тыңлау да игътибарны читкә юнәлтә,

– дип ассызыклый Илнар Гыймаев

Бу көннәрдә районда «Игътибар – балалар! » профилактик чарасы уза. Юл инспекторлары мәктәпләр янындагы юлларны, җәяүлеләр кичүләрен тикшерә, машина йөртүчеләргә сак булу кирәклеген искәртә. 

Район статистикасы нәрсә сөйли? 

Саннар юл иминлеге мәсьәләсенең никадәр җитди булуын күрсәтә. Быелның 8 аенда Азнакай районында балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 2 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 

Шул ук вакытта район юлларында барлыгы 150 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 кеше һәлак булган, 15 кеше җәрәхәтләнгән. 

Балалар катнашындагы аварияләрнең һәрберсе – ата-аналар, машина йөртүчеләр һәм юл хәрәкәтенең барлык катнашучылары өчен җитди кисәтү булып тора. 

Үзе кечкенә, әһәмияте зур

Көз якынлашкан саен көннәр дә кыскара. Иртә белән мәктәпкә барганда яки кичен өйгә кайтканда баланы машина йөртүчегә күрү кыенлашырга мөмкин. Шуңа күрә киемдә, рюкзакта, аяк киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булу аеруча мөһим. 

Фликерлар шоферга баланы ерактанрак күрергә мөмкинлек бирә. Кечкенә генә булса да, аның файдасы зур,

– ди Илнар Гыймаев. 

Машинада бала – аерым җаваплылык

Бала пассажир булганда җаваплылык тулысынча өлкәннәр җилкәсенә төшә. Машинага утыргач, иминлек каешын эләктерү, баланың яшенә һәм буена туры килгән махсус креслоны дөрес файдалану көндәлек гадәткә әйләнергә тиеш. 

 «Юл ерак түгел» дигән уйлар саклык чараларын киметергә сәбәп була алмый,

– дип кисәтә Илнар Гыймаев. 

Питбайк – уенчык түгел

Бүген районда транспорт белән бәйле хокук бозулар өчен профилактик учетта торучы яшүсмерләр бар. Алар арасында – питбайк, автомобиль һәм башка транспорт чаралары белән бәйле хокук бозулар. Аеруча борчулысы – яшүсмерләр арасында транспорт белән «салмыш» хәлдә идарә итү очраклары да теркәлгән. Бу инде «балачак шуклыгы» гына түгел. 

Кайбер өлкәннәрнең «без дә шулай үстек», «без дә яшь чакта мотоциклда йөрдек» дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Әмма бүгенге юлны элеккеге белән чагыштыру мөмкин түгел. Транспорт күп, хәрәкәт интенсив, ә техниканың тизлеге һәм мөмкинлекләре зур. 

Баланың куркынычсызлыгы турында сөйләшүне беренче сентябрь белән генә чикләргә ярамый. Иң мөһиме – өлкәннәр үзләре дөрес үрнәк күрсәтсеннәр иде,

– ди Илнар Гыймаев. 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев