Азнакайда «Бала — төп пассажир» акциясе узды
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда «Бала — төп пассажир» акциясе узды

Машина йөртүчеләргә балаларны автомобильдә куркынычсыз йөртү һәм автокреслоларны дөрес куллану турында искәрттеләр.

Азнакайда балаларның юл иминлеген арттыруга юнәлдерелгән "Бала — төп пассажир" профилактик акциясе узды. 

Акция барышында автомобиль йөртүчеләргә балаларны автомобильдә куркынычсыз йөртү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм балалар өчен махсус креслолар куллану турында искәрттеләр. 

Районда уздырылган профилактик акцияләрнең төп максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен һәм балалар травматизмын кисәтү, шулай ук машина йөртүчеләрнең игътибарын пассажирларның куркынычсызлыгына юнәлтү,

- ди "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина. 

Бу көнне оештыручылар машина йөртүчеләргә бала өчен автокресло сайлау һәм аны автомобиль салонында дөрес урнаштыру буенча киңәшләр язылган тематик белешмәлекләр тапшырды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев