Азнакай егете Булат Миңнеханов Калугада узган «Һөнәрманнар» чемпионатында көмеш медаль алды!
Урсай авылы егете, хәзерге вакытта Сарман аграр көллиятендә укый торган Булат Татарстан командасы составында чыгыш ясады.
«Һөнәрманнар» («Профессионалы») Бөтенроссия чемпионатының финалы Калуга шәһәрендә тәмамланды. Бу — илнең иң абруйлы һөнәри ярышларының берсе. Быел анда 30 илдән 15 меңнән артык катнашучы үз осталыгын күрсәтте.
Татарстан җыелма командасы 15 алтын медаль яулап, республикабызның югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслады.
Булат «Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү» компетенциясендә икенче урынны алды. Аның алдагы төбәк ярышларында җиңүләре дә бу уңышына нигез булган.
Булат Миңнехановның уңышлары — Азнакай районы һәм бөтен Татарстан өчен зур горурлык!
Чыганак : Азнакай район Советы матбугаты
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев