Азнакай гына түгел, иҗаты илкүләм танылу алган шагыйрә, «Гөлстан» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинованың ике яңа китабы әле яңа «табадан» гына төште.
"Сөю язлары" китабы "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" нәшриятында басылган. Җыентыкка авторның соңгы елларда язылган шигырьләре һәм популяр җыр текстлары кергән.
Балалар өчен әзерләнгән "Иң бәхетле балалар" җыентыгы Татарстан китап нәшриятында чыккан. Анда балалар өчен шигырьләр һәм җырлар урын алган. Әсәрләрдә балачак, табигать матурлыгы, дуслык һәм яхшылык темалары чагылыш таба.
Гөлчәчәк Садретдинованың яңа китаплары — Азнакай төбәгенең әдәби тормышындагы сөенечле вакыйгаларның берсе.
Якташыбызны әлеге иҗат уңышлары белән тәбрик итәбез!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев