Мәүлид кичәсе: рухи бердәмлек һәм гореф‑гадәтләр сагында
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мәүлид кичәсе: рухи бердәмлек һәм гореф‑гадәтләр сагында

Зәңгәр мәчеттә Мәүлид кичәсе бик күңелле үтте – ул йөрәкләргә нур, күңелләргә тынычлык өстәде.

Бу мәртәбәле чара дин белән тормышны берләштереп, гореф‑гадәтләребезне саклап, аны киләчәк буыннарга тапшыруның матур үрнәге булып тора. 

Кичәдә Коръән сүрәләре укылды, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в. )нең тормыш юлыннан истәлекләр искә алынды. Ахшам намазы яңа мәчетнең хатын‑кызлар залында килгән җәмәгать белән бергә укылу – бу үзе бер зур гамәл, бердәмлек билгесе. Намаздан соң ашханәдә пешекчеләребез – Фләра апа һәм Гөлзирә ханым – пешергән ризыклар һәм кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландык. 

Пәйгамбәребез (с. г. в. )нең яраткан ризыкларын авыз иттек һәм алар турында кызыклы мәгълүматлар тыңладык. Мәүлид – ул Пәйгамбәребезнең туган көнен искә алу гына түгел, ә безнең гамәлләребездә аның юлын дәвам итү теләге. 

Аеруча куанычлы булган өлеше – хөрмәтле өлкән яшьтәге абыстайларыбызның килүе. Аларның тәҗрибәсе яшьләргә иң кирәкле үрнәк. 

Имам‑хатыб Нәфис хәзрәткә аерым рәхмәт. Аның һәр инициативаны күтәреп алуы, җәмәгатькә туры юл күрсәтүе өчен безнең рәхмәтебез чиксез,

– дип хәбәр итәләр бәйрәмдә катнашучылар. 
 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев