Азнакайның 8 нче мәктәбе «Уңыш рецепты» һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында «Ачык ишекләр көне» уздырды.
Һөнәр сайлау турында балага күпме генә сөйләсәң дә, аны үз күзләре белән күрү, һөнәр иясенең эшен "тотып", сынап карау күпкә тәэсирлерәк. Азнакайның 8 нче мәктәбе оештырган "Ачык ишекләр көне" дә нәкъ менә шуны максат итеп куйган.
Мәктәп коллективы "Уңыш рецепты" һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында Балалар иҗаты үзәге алдында гадәти булмаган очрашу уздырды.
Чарада катнашучылар һөнәрләр белән танышып кына калмады, алар турында һөнәр ияләренең үзләре белән турыдан-туры аралашты, мастер-классларда катнашты. Кемдер тегүче хезмәтенең нечкәлекләрен белде, кемдер электрчы эшенең җаваплылыгын аңлады.
Кунаклар шулай ук очучы, рәссам, скульптор, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, тәрбияче, чаралар алып баручы һәм табигый косметика җитештерүче белән аралаша алды.
-Чараның төп максаты — балаларга һөнәрләр дөньясын якыннан күрсәтү, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү һәм киләчәк һөнәр сайлауда юнәлеш бирү. Проект шулай ук буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга да юнәлдерелгән, - ди проект җитәкчеләре.
Өлкәннәр һөнәрләр дөньясына чумганда, иң кечкенә кунаклар да читтә калмады. "Микс" яшүсмерләр клубы алар өчен аерым уен мәйданчыгы әзерләгән иде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев