Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халык театрының йөзек кашы

Азнакай халык театры артистлары арасында Сәрия Шакирова исеме тамашачыларга яхшы таныш.

Ул 1955 елның 21 февралендә Мәндәй авылында туа. 1971 елда Азнакайга район мәдәният йортына халык театрына эшкә килә.

«Ул вакытта театрның режиссеры Касыйм ага Еникеев иде. Директор Мөхәммәдъяров Ринат Әзәл улы иде. Мине сәхнәгә бастырып, шигырь сөйләтеп, җырлатып, биетеп, спектакльдән роль уйнатып карадылар да, ә хәзер: «Пожар дип кычкырып кара инде», – диделәр. Сәхнә буйлап: «Пожар!» – дип кычкырып йөргәнем хәтердә. Касыйм ага: «Булды, булды, алабыз, бүтән зинһар өчен кычкырма, бөтен Азнакайны җыясың бит!» – диде. Шулай итеп, мин сынауны уңышлы үттем», - дип искә алу ул.

Аңа сәхнәгә басуы авыр булмый, чөнки авыл клубларында, мәктәптә укыган вакытта ук Мәндәй авылы яшьләре белән концерт-театрларны күрше тирә-як авылларга да барып куялар.

Халык театрына килгәч, беренче уйнаган роле – С.Шәкүровның «Мәхәббәт газабы» спектаклендә Кәүсәрия.

«Җиңел рольләрдән түгел, үзе җырлый, үзе бии, ут кебек чая хатын-кыз иде. Без бу спектакльне бер ел буе бөтен Татарстан районнары буйлап уйнап йөрдек. Ул елларны гастрольгә өчәр айга чыгарып җибәрәләр иде. Кайсы районга барсак та, тулы залларда уйнадык», - ди Сәрия ханым.

Ярты гасыр буена бик күп спектакльләрдә баш рольләрне уңышлы итеп башкара. Санап кына да, язып кына да бетерерлек түгел уйнаган рольләрен.

1997 елда Т.Гыйззәтнең «Даулы көннәр»ендә Наһар роле өчен Бөтенроссия смотры лауреаты, 2006 елда «Крепка семья – сильна держава» дигән гаилә фестивалендә лауреат исемен, 2007 елда

(Г.Каюмов – «Мирас» ) Гайшә роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» дигән дипломны алу бәхетенә ирешә. 2011 елда Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы грамотасы белән бүләкләнә. Күп мәртәбәләр республика смотры лауреаты була.

Сәрия Салихҗан кызы: «Уңышларымда гаиләмнең өлеше зур. Иптәшем Бакир Шакиров минем ныклы таянычым, ярдәмчем булды. Безгә декорацияләр ташыды, билетлар сатышты, барысы өчен дә рәхмәт. Бакир скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсендә инженер-технолог булып эшләде. “Почетлы нефтьче” исеме белән бүләкләнде. Улларым Илһам, Илнар Шакировлар миңа бар яктан да ярдәмче булдылар. Роль ятлаганда реплика биреп торучылар да да иде. Икесе дә сәнгать кешеләре. Бөтенроссия, Бөтендөнья фестивальләре, Бөтендөнья халыкара татар моңы конкурсы, Фәйзулла Туишев исемендәге фестиваль лауреатлары булдылар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев