Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ашханәсе: “Марсель” салаты

1,5 тавык түше, 300 гр каты сыр, 6 күкәй, 1 стакан кара җимеш, 1 тырнак сарымсак, 300 гр кореяча кишер, ярты стакан изелгән әстерхан чикләвеге, 500 гр майонез, тоз, борыч, петрушка. Тавык итен пешереп, шакмаклап турыйбыз. Пешкән күкәйнең агы белән сарысын аерып, вак угычта уабыз. Сырны эре угычтан чыгарабыз да...

1,5 тавык түше, 300 гр каты сыр, 6 күкәй, 1 стакан кара җимеш, 1 тырнак сарымсак, 300 гр кореяча кишер, ярты стакан изелгән әстерхан чикләвеге, 500 гр майонез, тоз, борыч, петрушка.

Тавык итен пешереп, шакмаклап турыйбыз. Пешкән күкәйнең агы белән сарысын аерып, вак угычта уабыз. Сырны эре угычтан чыгарабыз да майонез һәм изелгән сарымсак белән бергә кушабыз.

Кара җимешне буйга турыйбыз. Чикләвекне кишергә кушабыз. Тәлинкәнең төбенә кара җимешне салабыз, өстенә майонез сылыйбыз. Икенче катка тавык итен түшибез. Тоз, борыч сибеп, майонез сылыйбыз. Өченче кат: кишер белән чикләвек.

Дүртенче кат: сырлы катнашма. Иң өскә күкәй агы. Аның өстенә күкәйнең сарысын сибәбез. Бер сәгать суыткычта тотабыз. Өстен петрушка белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ашханәсе: “Марсель” салаты