Һәрбер укучы өчен мәктәптә иң кадерле кешеләрнең берсе – үз сыйныфының җитәкчесе.
Ул укытучы гына түгел, ә киңәшче, терәк, кайвакыт әни урынына да килә торган якын кеше. Безнең сыйныфыбызның җитәкчесе математика һәм информатика укытучысы Шәйхуллина Гөлфия Индус кызы – нәкъ шундый инде: үз эшенә тугры, укучыларына ихлас мәхәббәт белән караучы, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Ул күп еллар дәвамында Тымытык урта мәктәбендә математика һәм информатика фәннәрен укыта.
Математика фәне бик авырлардан булса да, ул балаларга фәнне аңлата белә. Аның дәресләре формулалар һәм мәсьәләләр чишү генә түгел, ә балаларның логикасын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру юлы. Гөлфия Индус кызы һәр укучының үзенчәлекләрен күреп ала, кемнең кайсы яктан көчле, кемгә нинди ярдәм кирәк – барысын да игътибар белән күзәтеп бара. Шуңа күрә, аның дәресе һәр бала өчен файдалы, һәркем үзенең үсеш ноктасын таба. Ул дәрестә генә түгел, кирәк чакта аерым консультациялар үткәрә, авыр темаларны кабаттан аңлатып бирә, балаларның өй эше белән килгән сорауларына һәрвакыт игътибарлы.
Сыйныф җитәкчесе буларак, ул укучыларның гына түгел, ә әти‑әниләрнең дә терәге. Әти‑әниләр аңа ышанып киләләр, балаларының тормышы, үсеше, киләчәге турында киңәш сорыйлар. Гөлфия Индус кызы һәр сүзне тыңлый, аңлый, кирәкле киңәшне бирә.
Мәктәпне бетергәнгә 7 ел вакыт үтсә дә, һәрвакыт мәктәп хатирәләрен искә төшереп, шундый укытучыда укый алганыма горурланам. Укытучы бары тик белем биреп кенә калмый, ә баланың йөрәгенә юл таба, аның киләчәген формалаштыра торган зур шәхес. Безнең Гөлфия Индус кызы шундый укытучыларның берсе: дәрестә дә, тормышта да терәк.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев