1 сентябрь көнне 14. 40 сәгатьтә 87 нче янгын сүндерү частенең элемтә пунктына шәһәрнең Хәсәншина урамында урнашкан «Находка» кибетендә янгын чыгуы турында хәбәр итәләр.
Кибет бинасы автоматик янгын сигнализациясе һәм кешеләрне эвакуацияләү турында хәбәр итү системасы белән җиһазланган булган.
Янгын кибетнең көнбатыш кием-салым товарлары саклана торган складта башланган.
Алдан фаразланганча, янгынга түбәдә рубероид белән гидроизоляция эшләре башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу сәбәп булган. Пропан горелкасы белән эш барышында яна торган түбә материалы тамчылары түбәдәге ярыктан склад эченә төшеп, капчыкларда сакланган товарга ут кабынуга китергән дип фаразлана.
Бәхеткә, янгында зыян күрүчеләр юк.
Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре алып барыла.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев