Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай кырларында көзге культуралар кышка ничек керә?

Азнакай районында көзге культуралар мәйданы 12000 гектарга якын тәшкил итә.

Көзен дә яңгырлар кырларны куандырмады. Туфракта дымлылык 120 процент булырга тиеш, ә ул районда нибары 51 процент тәшкил итә.

“Нәтиҗәдә уҗымнар соң тишелде, һава темпратурасының түбәнәюе вегетация активлыгын киметте, алар куакланмады”, – ди Россельхозцентрның Азнакай районы бүлеге җитәкчесе Маргарита Хәсәншина.

Район кырларында уҗым культураларының 5600 гектары – яхшы, 300 гектарга якыны – начар тишелешле, калганы – канәгатьләнерлек.

Татарстан буенча көзге культуралар 481,1 мең гектарда чәчелгән. Аларның 272,2 мең гектары – яхшы, 151,5 мең гектары – канәгатьләнерлек, 16,5 мең гектары – начар торышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев