Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы Актүбә ат спорты мәктәбенең ябык манежында конкур һәм атның йөрү осталыгы буенча ярышлар узды - ФОТО

(Азнакай, Нәфис Әхмәт) Милли традицияләрне саклау, республикада, шул исәптән Азнакай районында да ат спортын һәм ат үрчетүне үстерү максатында 2016-2020 елларга яңа устав кабул ителде. Шул рәвешле, бу спорт төренә кабат җан өрелде. Узган шимбәдә Актүбә ат спорты мәктәбенең ябык манежында конкур һәм атның йөрү осталыгы буенча оештырылган ярышлар да...

(Азнакай, Нәфис Әхмәт) Милли традицияләрне саклау, республикада, шул исәптән Азнакай районында да ат спортын һәм ат үрчетүне үстерү максатында 2016-2020 елларга яңа устав кабул ителде.

Шул рәвешле, бу спорт төренә кабат җан өрелде. Узган шимбәдә Актүбә ат спорты мәктәбенең ябык манежында конкур һәм атның йөрү осталыгы буенча оештырылган ярышлар да моңа дәлил. Анда хуҗалардан тыш, "Прикамнефть" идарәсенең "Кентавр", Менделеевск шәһәренең "Батыр", Бөгелмәнең "Буцефал", Чаллының "Тулпар", Әлмәт шәһәренең балалар һәм үсмерләр ат спорты мәктәпләре командалары көч сынашты.
Тантанада "Татнефть"АҖ генераль директоры Наил Мәганов, аның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, профком рәисе Гомәр Яруллин, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева катнаштылар.
- Бүген спорт ярышларының чираттагы этабы, - дип башлады сүзен Наил Өлфәт улы. - Аны Актүбә ат спорты мәктәбенең 20 еллыгына багышладык. Бу чор эчендә биредә никадәр бала яхшы тәрбия, чыныгу алган. Затлы спорт төре белән шөгыльләнгән кеше зәвыклы һәм сәламәт, төз гәүдәле булудан тыш, тормыш авырлыкларына да түзем, каршы торучан була. Андыйлар эшкә урнашканда анкеталарында ат спорты белән шөгыльләнүе турында язма күрсәм дә аерып куям, чөнки беләм, алар ышанычлы, эштә дә сыната торганнардан түгелләр...
Ул Актүбә ат спорты мәктәбенә ат тренажеры бүләк итте. Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева бистәнең 60 еллык юбилее елында аны тагын да матурлау, төзекләндерүдә нефтьчеләрнең зур ярдәм күрсәтүен әйтеп, рәхмәтләрен җиткерде. Балаларның сәләтен үстерү, авыру сабыйларны махсус алым белән дәвалауда, спортның бу төренә халыкны тартуда Актүбә спорт мәктәбенең бәһасез ролен билгеләп үтте.
Спорт ярышларының баш судьясы, Әлмәт ат спорты мәктәбенең баш тренеры, спорт мастерлыгына кандидат, өченче категорияле хөкемдар Ләйсән Есина ярыш тәртибе һәм таләпләр белән таныштырды.
Музыкаль чыгышлар белән үрелеп барган иртәдән үк башланган ярышлар төшкә кадәр дәвам итте. Спортчылар өч маршрут буенча көч сынашты. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Атларга да махсус әзерләнгән бүләкләр кигерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Актүбә ат спорты мәктәбенең ябык манежында конкур һәм атның йөрү осталыгы буенча ярыш...