Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә узган республикакүләм турнир җиңүчеләре

Азнакайда Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә узган көрәш ярышында 12 районнан 185 спортчы катнашты

Команда беренчелегендә азнакайлылар җиңү яулады. Актаныш егетләре - икенче, Баулы көрәшчеләре өченче булдылар. Шәхси беренчелектә Азнакайдан
55 килограмм авырлыкта Алмаз Гәрәев - икенче, Рияз  өченче урынны алды. 65 килограмм авырлыкта Данил Зәйнетдинов икенче урынга чыкты. 90 килограммда Данис Ибраһимов чемпион калды. Илшат Шәрапов - икенчедә.
2008 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында да көрәш киеренке һәм кызу барды. Ранил Хурамшин (50 кг), Данияр Курманов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. 65 килограмм авырлыкта Аслан Закиров берәүне дә уздырмады.
2010 елгылар арасында да Азнакай егетләренең уңышлары күп булды. 27 килограмм авырлыкта Азамат Баһаветдинов - икенче, Тимур Гәрәев өченче булдылар. 32 килограммда - Рифат Миңнегалиев, 36 килограммга кадәр авырлыкта - Илдан Хәбипов, 40 килограммда Солтан Закиров чемпион калдылар. Рияз Якупов (40 кг) бронза медаль яулады. Азамат Мамалимов 70 килограмм авырлыкта өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев