Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында армрестлинг ярышы узды

“Чатыр-тау Арена” спорткомплексында үткән турнирда 147 кеше катнашты

Азнакайда федерация кубогына армрестлинг буенча район турниры узды. Анда 2007-2009 елгы, 2010 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге кызлар һәм малайлар, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар төрле авырлыкта көч сынаштылар.

Азнакайдан балалар арасында үз авырлык категорияләрендә Якупова Нәргизә, Гәрәйшина Жасмина, Хаббанова Камилә, Руф Рудольф, Кәрамов Равил, Мөдәрисов Радель, Зәкиев Рәмис, Сафина Азалия, Фәтхуллина Ләйсән, Хәйруллин Марат, Гарипов Адель, Фаезов Гадель, Ихсанов Фәрит чемпион калдылар.

Команда беренчелегендә гимназия укучылары җиңү яулады. Сарлы мәктәбе – икенче, Тымытык һәм Чалпы командалары өченче урыннарны яуладылар.

Өлкәннәр арасында Гәрәева Регина, Исмәгыйлова Галина, Галләмов Мансур, Таҗиев Илнур, Миннахмәтов Фәрит, Тимербулатов Артур җиңү яуладылар.

Команда беренчелегендә «Юбилейный» спорт мәктәбе командасы җиңүче булды. Азнакай политехника техникумы егет-кызлары өченче урынны яуладылар.  

Җиңүчеләр һәм призерларга грамота, медаль һәм кубоклар, акчалара бүләкләр тапшырылды.

Чалпы мәктәбеннән Нурия Сәйфуллина – “Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә билгеләп үтелде. “Иң яхшы тренер” исеменә – Раушания Мөхәммәтҗанова лаек булды. Рәмис Кәрмов “Иң яхшы” хөкемдар булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев