Азнакай районы өлкәннәре шәп йөзә, герне дә оста чөя
СПОРТ

Азнакай районы өлкәннәре шәп йөзә, герне дә оста чөя

“Дельфин” бассейнында Өлкәннәр көненә багышланган традицион спорт ярышлары үтте.

Быел да анда тормышын спорттан башка күз алдына да китермәгән ветераннар катнашты. Өлкән яшьтә булсаларда, бүген дә районыбыз иҗтимагый тормышында актив катнашкан, дәрт-дәрманары ташып торган апа-абыйлар бассейнда йөзделәр, гер ктәрделәр, дартста да ярыштылар. Аннан барысы да “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын да тапшырдылар. Өлкән спортчыларны район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов та сәламләп, бүген дә спортны үз иткән, сәламәт яшәү рәвешен киң массага таратуда зур өлеш керткән ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Бу көнне шулай ук алдынгыларга ГТО билгеләре дә тапшырылды. 

Ярышларның һәр этабы күтәренке кәеф, җанлы аралашу һәм спорт рухы белән узды. Катнашучыларның берсе дә яшьне сылтау итеп тормады – киресенчә, һәр сынауда үз мөмкинлекләрен күрсәтергә тырышты. 

Спорт бәйрәме ахырында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән катнашучылар төрле спорт төрләрендә җиңүче һәм призер исеменә лаек булды. Аларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды. 


Нет комментариев