“Сез дәүләт яклавында”: азнакайлы мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча биргән
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

“Сез дәүләт яклавында”: азнакайлы мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча биргән

Азнакайда 66 яшьлек хатын-кыз телефон мошенникларына ышанып, 4 миллион 330 мең сум акчасын югалткан.

Җинаятьчеләр аны дәүләт органнары исеменнән шалтыратып, куркыту һәм төрле ялган хәбәрләр ярдәмендә алдаган. 

Зыян күрүче Васильеваның (фамилиясе үзгәртелгән) сүзләренә караганда, 9 сентябрьдә аны хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләү турында хәбәр язылган төркемгә кертәләр. 

була. Хатын-кыз үз фамилиясенә баскач, телефонына код килә. Ул аны беркемгә дә хәбәр итми. 

Бераздан аңа Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына керү турында хәбәр килә. Үзе кермәгән очракта, күрсәтелгән номерга шалтыратырга кушылган була. Хатын-кыз шунда ук элемтәгә керә. 

Үзен Казначылык хезмәткәре дип таныштырган хатын аңа бу хәл турында прокуратурага хәбәр итәргә кирәклеген әйтә. Артыннан ук “прокурорның өлкән ярдәмчесе” дә элемтәгә кереп, ярдәм тәкъдим итә. 

Курыкмагыз, сез дәүләт яклавында, без сезгә ярдәм итәчәкбез,

– дип ышандыралар аны. 

Мошенниклар хатын-кызның телефонына яңа кушымта урнаштырырга куша, сөйләшүгә башка «экспертлар» да кушыла. Озакламый аңа үз исеменнән күпсанлы һөҗүмнәр ясалуы, төрле банкларда кредитлар рәсмиләштерергә тырышулары турында хәбәр итәләр. Өенә тентү белән килергә һәм андагы акчаларны алып китәргә мөмкиннәр дип тә куркыталар. 

Паникага бирелгән хатын-кыз мошенниклар күрсәткән реквизитларга акча күчерә, 3 миллион сумнан артыгын пакетка салып, үз куллары белән чит кешегә тоттырып җибәрә. 

Хатын-кыз тагын 500 мең сум күчерергә җыенганда, туганы килеп керә һәм аны бу адымнан туктата. Шуннан соң гына ул алдануын аңлый. Әмма мошенникларга инде 4 миллион 330 мең сум акчасы “очкан” була. 


Нет комментариев