Кәкре Елга авылында махсус хәрби операция каһарманы истәлегенә велосипед ярышы узды
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Кәкре Елга авылында махсус хәрби операция каһарманы истәлегенә велосипед ярышы узды

Кәкре Елга авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Әзһәмов Әбүзәр Әнвәрбек улының якты истәлегенә багышлап, яшүсмерләр арасында велосипед ярышы оештырылды.

Дүрт этаптан торган ярыш квест форматында узды. Оештыручы һәм хөкемдар Рәзил Шәймиев әзерләгән маршрутта катнашучылар ПМК буасына кадәр барып, яшерелгән фишкаларны эзләде, авыл урамнары буйлап велосипедта йөреп, җитезлекләрен сынады. Җыелган фишкаларга карап, һәр катнашучы акчалата премия алды. 

Чара ахырында балалар һәм кунаклар өчен лотерея уйнатылып, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Спорт бәйрәме мул табын артында дәвам итте. Резеда Бурнашева белән Ринат абый әзерләгән пылау, клуб, китапханә һәм идарә хезмәткәрләре пешергән чәй катнашучыларны бер табынга җыйды. Мондый чаралар яшьләрне спортка җәлеп итү белән бергә, авылдашыбызның истәлеген сакларга, бердәмлекне һәм ярдәмчеллекне ныгытырга ярдәм итә,

– ди авыл китапханәчесе Регина Мостафина


Нет комментариев