Бүген махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә 10 тонналык йөк белән 111 нче гуманитар олау озатылды.
Бу Азнакай халкының бердәмлеген, күңел җылысын һәм ватандашларыбызга булган тирән хөрмәтен чагылдырган мөһим чара.
Азнакай халкы бердәм булып изге эшкә алынды. Кемгә генә. нинди генә оешма-предприятиегә мөрәҗәгатҗ итмик, берсе дә кире какмады, егетләребез сораган һәм барлык кирәкле әйберләрне хәзерләделәр. Бүген 4 машина йөк озатабыз. Анда ир-егетләребез сораган техника, көнкүреш әйберләре, маскировка челтәрләре, җылы киемнәр, медикаментлар... һәм әлбәттә, тәм-том, ризыклар. Шулай ук егетләребез сораган аерым ярдәмнәр дә оештырылды. Һәркемгә зур рәхмәт,
– диде район башлыгы Айдар Шәмсетдинов.
Азнакайлылар элек-электән ярдәмчел һәм бердәм булдылар. Район халкы, волонтерлар, депутатлар... һәммәсе бердәм булып ярдәм итәләр. Ярдәмне хәзерләүдә көч куйган һәркемгә – игелекле йөрәкле булганнары, егетләребезгә ныклы таяныч булганнары өчен зур рәхмәт,
– диде гуманитар ярдәмне озатуда катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Марсель Шәйдуллин.
Хәерле сәгатьтә! Якташларыбыз хәзерләгән ярдәмнәр егетләребезгә барып җитсен! Алар безнең күңел җылыбызны, таянычыбызны тойсыннар!
Нет комментариев