КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Азнакайда хатын-кыз ялган машина йөртү таныклыгы өчен хөкем ителгән

Азнакай шәһәр прокуратурасы 49 яшьлек җирле хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

Суд аны белә торып ялган машина йөртү таныклыгы сатып алуда һәм аны файдалануда гаепле дип тапкан. 

Тикшерү версиясе буенча, ялган машина йөртү таныклыгын ул Яр Чаллы шәһәрендә билгесез кешедән сатып алган. 

Азнакай шәһәр прокуратурасы хәбәре буенча, быелның 28 мартында Азнакай шәһәрендә аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктата. Документларны тикшергә вакытта таныклыкның ялган булуы ачыкланган. 

Суд аңа 8 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән. 

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. 


Нет комментариев