Азнакайлылар, көзге ярминкәгә килегез!
АФИША

Азнакайлылар, көзге ярминкәгә килегез!

Кышка әзерлек мәшәкате белән йөргәндә, үзебезнең җирлектә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне бер урыннан алу – үзе бер уңайлык.

10 октябрьдә Азнакайның Шифа кибете каршындагы мәйданда көзге ярминкә уза. Сатып алучыларны ит һәм сөт ризыклары, он, ярма, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе көтә. Ярминкәдә төрле милек формасындагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Ярминкә иртәнге 9.00 сәгатьтән эшли. 0+


Нет комментариев