Азнакайдан көзен 70тән артык егет хәрби хезмәткә китәчәк
Хәрби комиссариат

Азнакайдан көзен 70тән артык егет хәрби хезмәткә китәчәк

2026 елгы чакырылыш кампаниясенең төп үзенчәлеге – чакырылыш чараларының беренче тапкыр ел дәвамында үткәрелүе.

Хәрби исәпкә кую һәм чакырылучылар белән эш алып бару да цифрлы форматка күчә. Бу хакта безгә Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов сөйләде. 

Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә Азнакай шәһәре һәм районыннан хәрби хезмәткә 70тән артык кешене чакырып, гаскәрләргә җибәрергә кирәк. 

Яңа тәртип буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнар ел дәвамында медицина тикшерүе һәм һөнәри-психологик сайлап алу уза ала. Бу чакырылыш пунктына булган йөкләнешне тигез бүләргә һәм чакырылыш чараларын сыйфатлырак оештырырга мөмкинлек бирә. 

Хәрби исәп тә цифрлы форматта

Чакырылыш чараларында Хәрби исәп реестры кулланыла. Реестрда формалаштырылган повестка гражданга язма рәвештә җибәрелә, шулай ук электрон рәвештә ачык реестрда урнаштырыла. Бу хакта хәбәр аның Дәүләт хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетына да килә. 

Хәрби исәп реестрындагы мәгълүматны реестрповесток. рф сайтындагы шәхси кабинет аша яки МФЦда шәхсән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. 

Язгы чакырылышта 50дән артык азнакайлы хәрби хезмәткә җибәрелгән

Апрель-июль айларында Азнакайдан 50дән артык кеше Россия Кораллы Көчләренә, башка гаскәрләргә һәм хәрби формированиеләргә хәрби хезмәт үтәргә җибәрелгән. 

Җыелу пунктында чакырылучылар көндәлек кием формасы, гигиена кирәк-яраклары, акчалата тәэминат күчерү өчен банк карталары һәм шәхси электрон карталар белән тәэмин ителгән. 

Беренче озату – 15 октябрьдә

Октябрь-декабрь айларында Азнакай шәһәре һәм районыннан хәрби хезмәткә чакырылган 70тән артык кешене җибәрергә кирәк. Беренче озату киләсе атнада булачак. 

Әлегә кадәр чакырылыш чараларын үткән һәм хәрби хезмәт урынына җибәрүне көтүче гражданнарга якын арада хәрби комиссариатка килү кирәклеге турында хәбәр ителәчәк. 

Чакырылучылар махсус хәрби операциягә җибәрелмәячәк

Россия Кораллы көчләре Генераль штабы мәгълүматлары буенча, хәрби хезмәткә чакырылучылар Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, шулай ук Украина территориясендә махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелмәячәк. 

Бүген андагы хәрби частьлар контракт төзегән гражданнар белән комплектлана. 

Хәрби хезмәт срогы быел көздә тәмамланучы хәрбиләр вакытында хезмәттән азат ителеп, яшәү урыннарына җибәреләчәк. 

Ирекле формированиеләргә һәм контракт буенча хезмәткә керү мөмкинлеге бар

Чакырылыш яшендәге гражданнар, аларга карата хәрби хезмәткә чакыру яки альтернатив граждан хезмәтенә җибәрү турында карар кабул ителмәгән булса, ирекле формированиеләргә керә ала. 

Ирекле формированиедә булган чорда аларга чакырылыштан кичектерү хокукы бирелә. Моның өчен шәхсән килү таләп ителми: кичектерү чакырылучының шәхси эшендәге документлар һәм хәрби частьның тиешле белешмәсе нигезендә бирелә. 

Кимендә алты ай дәвамында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яки террорчылыкка каршы операцияләр үткәргәндә бурычлар үтәгән гражданнар хәрби хезмәткә чакырылыштан азат ителә. 

Бүген чакырылыш яшендәге егетләр арасында контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр дә бар. Алар арасында күптән түгел төзелгән Пилотсыз системалар гаскәрләренә хезмәткә баручылар да бар. 


Нет комментариев