Өлкән яшьтә дә актив тормыш алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, ярышларда көч сынашырга мөмкин.
Актүбә бистәсендә узган чара моның ачык мисалы булды.
«Барс» спорт мәктәбендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үзенчәлекле спорт бәйрәме оештырылды. Биредә 11 катнашучы шашка һәм шахмат уйнады, дартс буенча төз атуда җитезлеген сынады, күңелле стартларда көч һәм өлгерлек күрсәтте. Шулай ук алар ГТО нормативларын үтәп, физик әзерлекләрен дә тикшерделәр.
Ярышларның һәр этабы күтәренке кәеф, җанлы аралашу һәм спорт рухы белән узды. Катнашучыларның берсе дә яшьне сылтау итеп тормады – киресенчә, һәр сынауда үз мөмкинлекләрен күрсәтергә тырышты.
Спорт бәйрәме ахырында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән катнашучылар төрле спорт төрләрендә җиңүче һәм призер исеменә лаек булды. Аларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
Нет комментариев