Актүбә бистәсе ат фестиваленә чакыра!
АФИША

Актүбә бистәсе ат фестиваленә чакыра!

10 октябрьдә Актүбә бистәсендәге ипподромда ат спортын сөючеләрне зур бәйрәм көтә.

«Татар аргамагы» – ат фестивале спорт ярышларын гына түгел, татар халкының ат үрчетү һәм ат спорты традицияләрен дә чагылдырган мәдәни чара булачак,

– ди ат спорты мәктәбе директоры Денис Ломакин. 

Тамашачыларны ат чабышлары, пони йөрешләре көтә. Фестиваль гаилә белән ял итү өчен дә менә дигән мөмкинлек булачак. 

Килегез, күрегез, үкенмәссез! 

Фестиваль 10 октябрь көнне 12. 00 сәгатьтә башлана. 

Уздыру урыны: Актүбә бистәсе, Ипподром урамы. 

Керү – ирекле. 

0+


Нет комментариев