Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә

Районыбызда балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре киң колач алды.

Һәр көнне шат елмаеп бәйрәмгә атлаган сабыйларга кем генә сөенеп-сөеп карамый икән?! Әйе, чын мәгънәсендә могҗизалар көткән чор шул бу.

Район-шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин,  республика инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина, ике аягын югалтса да үзендә рухи һәм физик көч табып спорт белән шөгыльләнгән, 4 тапкыр параолимпия уеннарында катнашып алтын, көмеш медальләр яулаган Ирина Полякова бәйрәм кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар,  республика, илкүләм ярышларда җиңүләр яулаган физик мөмкинлекләре чикле яшь азнакайлыларга тирән соклану сүзләрен, изге теләкләрен ирештерделәр.

Балалар һәм әти-әниләр мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән Чыршы янындагы Яңа ел маҗарасын хозур кылдылар.

Шундый ук матур бәйрәм Мәдәни үзәктә районыбызга читтән килеп эшләүче, шушында яшәүче гаиләләрнең балалары өчен оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев