Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Самовар бәйрәме узды

Азнакай Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Самовар бәйрәме узды.

Авыл мәдәният йортлары, мәгариф учреждениеләре коллективлары үзләренең аш-су күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. Һәр өстәл тәм-томнан сыгылып, самоварлар кайнап торды.

Әлеге бәйрәм җирлегебездә икенче елын оештырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларны тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, бәйрәмгә өлешләрен керткән коллективларга бүләкләр тапшырды.

Иң креатив бизәлешле дип Илбәк авылы мәдәният йорты күргәзмәсе табылды һәм беренче урынга лаек булды.

Үзешчән сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары җыр-моңнары, дәртле биюләре белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев