Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы автомобиль транспорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

31 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Бүгенге тормышыбызны автомобильдән башка күз алдына да китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше дә. Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган һәр машина йөртүчегә бәйле. Шуңа алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә.

Районыбыз өчен автомобиль транспорты аеруча мөһим роль уйный, күп яктан икътисадның барлык тармакларының һәм социаль өлкәнең өзлексез һәм ышанычлы эшен билгели.

Бүген без районыбыз авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш, юл, җитештерү, автотранспорт предприятиеләрендә тырыш хезмәтләрен куючы шоферларыбыз белән дә урынлы горурланабыз.

Бәйрәм көнендә һәрберегезгә эшегездә зурдан-зур уңышлар, якты, имин юллар телим. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге насыйп булсын.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев