Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Алар безнең күңелләрдә мәңге яшәр

Азнакайның Мәдәни үзәгендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташларыбызның гаиләләре белән очрашу узды.

«Якташ геройларны онытырга хакыбыз юк. Алар безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Киләчәк буыннар горурланып искә алыр. Бүген аларның гаиләләре турында кайгыртучанлык күрсәтү – безнең төп бурычыбыз», – диде район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.  

Мәдәни үзәк коллективы әзерләгән искә алу кичәсендә патриотик җырлар яңгырады, каһарманнарыбыз турында видеофильмнар күрсәтелде, якыннарының истәлекләре тыңланды. «Патриотик  рухтагы  мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк», – диләр оештыручылар.

«Безне онытмаулары, һәрчак игътибар үзәгендә тотканнары өчен һәммәсенә рәхмәтемне белдерәм. Безнең күңелләр яралы.  Юату өчен кайчак бер җылы сүз дә җитә», – ди хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Руслан Гыйльметдиновның тормыш иптәше Алсу ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев