Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Эремчекле пирог (Королевская ватрушка)

Сезгә үземнең рецептымны тәкъдим итәм. Ул бик җайлы һәм тиз әзерләнә.

Яшь барган саен кибет ризыгын бик ашыйсы килми. Шуңа күрә чәй табынына тәм-томны үзем пешерергә тырышам. “Королевская ватрушка” – эремчекле пирогны әби-бабайлар да, балалар да яратып ашый. Сезгә үземнең рецептымны тәкъдим итәм. Ул бик җайлы һәм тиз әзерләнә.

180 граммлы маргаринны савытка пычак белән телемләп кисәм. Аңа бер стаканның яртысы шикәр комы (баллырак яратсагыз, чак кына күбрәк тә ярый), ике стакан он һәм бер пачка камыр йомшарткыч (разрыхлитель) салып, әлеге массаны умач кебек кул белән яхшылап уам. Кирәк булса, он өстәгез. Масса таралып торырга тиеш. Аның яртысын майлаган табагага җәям, кырыйларын күтәртәм.

Эчлеге: ярты кило эремчеккә 3 йомырка, бер стакан тулыр-тулмас шикәр комы салып, яхшылап туглыйм. Апельсин яки лимон кабыгын кырсаң, тагын да тәмлерәк була. Шулай ук йөзем кушарга була.

Эчлекне табадагы камыр өстенә тигезләп җәеп, калган камыр массасын сибәм.

180-200 градуслы кызган духовкада пешерәсең.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев