Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар

Узган шимбәдә азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар. Ул агросәнәгать комплексында узды. Республиканың төрле районнарыннан мәгариф учреждениеләре үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләре белән катнаштылар. - Яңа гына түтәлдән өзелгән яшелчәсен дә, банкаларга ябылганын да, пешкән ризыкларны да, бәйләм әйберләрне дә - барысын да яратып сатып алдылар. Товарларыбызны башкалада...

Узган шимбәдә азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар. Ул агросәнәгать комплексында узды. Республиканың төрле районнарыннан мәгариф учреждениеләре үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләре белән катнаштылар.

- Яңа гына түтәлдән өзелгән яшелчәсен дә, банкаларга ябылганын да, пешкән ризыкларны да, бәйләм әйберләрне дә - барысын да яратып сатып алдылар. Товарларыбызны башкалада яшәүче якташларыбыз аеруча үз итте, - ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.

Мондый ярминкәләр һәр көз саен уздырыла. Авылларыбыз һәм шәһәребез мәктәпләре бу юлы да зур активлык, үзләренең уңганлыкларын-булганлыкларын күрсәттеләр һәм Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыклары Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар