«Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре сигез медаль алып, команда белән икенче урынга чыкты.
Аксубай бистәсендә «Чистополье» компаниясе призларына билбау көрәше буенча ачык республика турниры узды.
Ярышларда Татарстанның 12 районыннан 178 егет һәм кыз катнашты.
Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясап, биш алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль яулады.
Биш спортчыбыз үз авырлык үлчәвендә җиңүче булды.
36 килограммга кадәр авырлыкта Арина Архипова, 40 килограммда Адилә Хәбипова, 44 килограммда Айсылу Талипова, 48 килограммда Иркә Мөхәммәтҗанова, 52 килограммда Ильвина Гәрәйшина алтын медаль яулады.
52 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясаган Дарьяна Кашапова көмеш медальгә лаек булды.
57 килограммда Валерия Савина һәм 32 килограммда Адель Галимов бронза призерлар исемлеген тулыландырды.
Гомуми команда нәтиҗәләре буенча Азнакай спортчылары икенче урынны алды.
Яшь көрәшчеләрне турнирга тренер-укытучылар Айрат Миңнегалиев, Зөлфия Гардиева һәм Рания Гардиева әзерләде.
Нет комментариев