Азнакайда балаларны ГТО нормативларын тапшыруга бакчадан ук әзерлиләр
СПОРТ

Азнакайда балаларны ГТО нормативларын тапшыруга бакчадан ук әзерлиләр

«Колокольчик» балалар бакчасында физик күнегүләрне кызыклы уеннар белән берләштерәләр.

Мәктәпкә әзерлек хәрефләр һәм саннар өйрәнү белән генә чикләнми. Бала физик яктан да нык, мөстәкыйль һәм үз-үзенә ышанган булырга тиеш. 

Азнакай шәһәренең «Колокольчик» балалар бакчасында «Ступенька к ГТО» юнәлеше буенча дәресләр үткәрелә. Алар балаларның физик сыйфатларын үстерүгә һәм киләчәктә ГТО нормативларын тапшыруга әзерләүгә юнәлдерелгән. 

Биредә нәниләрне авыр күнегүләр белән ялыктырмыйлар. Йөгерү, сикерү, җитезлек һәм тигезлек саклау күнегүләре иртәнге гимнастика, хәрәкәтле уеннар, физкультура дәресләре аша башкарыла. 

Мондый шөгыльләр балаларның чыдамлыгын арттырырга, мускулларын ныгытырга, гәүдә торышын формалаштырырга ярдәм итә. 

Спорт уеннары нәниләрне командада эшләргә, бер-берсенә булышырга, үз көчләренә ышанырга да өйрәтә. 


Нет комментариев