Азнакай укучылары «Софиум» олимпиадасында 13 призлы урын яулады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучылары «Софиум» олимпиадасында 13 призлы урын яулады

Район командасы республика этабында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте: өч җиңүче һәм ун призер.

Казанда сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. 

Анда 9–11 нче сыйныф укучылары катнашты. Сынаулар ике өлештән торды: теоретик сорауларга киңәйтелгән җаваплар язу һәм тәкъдим ителгән темага эссе әзерләү. 

Азнакай укучылары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. 

Олимпиада җиңүчеләре: 

  • Илһам Шәйдуллин – 4 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы, җитәкчесе И. Н. Шәйдуллин;
  • Айрина Латыпова – 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы, җитәкчесе Г. А. Якупова;
  • Әдилә Нәфыйкова – 6 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы, җитәкчесе Г. Р. Лобанова. 

Призерлар: 

  • 4 нче лицейдан Амира Мортазина, Илһам Зарипов, Адель Фәттахов (И. Шәйдуллин);
  • 5 нче мәктәптән Алия Гарифуллина (Е. Гомәрова),
  • Фәридә Сабитова (Р. Нәҗметдинова); 9 нчы мәктәптән Рәзилә Камаева (Р. Кашапова);
  • Азнакай гимназиясеннән Самир Сабиров,
  • Сәид Бәхтиев (Г. Шәйдуллина), Әдилә Әхмәдишина (Л. Гәрәева);
  • Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбеннән Зилә Беляндина (Г. Искәндәрова). 

Нет комментариев