Азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар
Узган шимбәдә азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар. Ул агросәнәгать комплексында узды. Республиканың төрле районнарыннан мәгариф учреждениеләре үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләре белән катнаштылар.
- Яңа гына түтәлдән өзелгән яшелчәсен дә, банкаларга ябылганын да, пешкән ризыкларны да, бәйләм әйберләрне дә - барысын да яратып сатып алдылар. Товарларыбызны башкалада...