«Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре бокс турнирында җиде алтын һәм унбер көмеш медаль яулады
4 ноябрьдә Балтач бистәсендә махсус хәрби операциядә һәлак булган, бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат Рөстәм Фәйзрахманов истәлегенә IV ачык турнир узды.
Ярышларда 66 спортчы катнашты. Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясап, 18 призлы урын яулады.
Беренче урыннарга Дарина Лотфуллина, Самат Закиров, Сәид Коваленко, Равил Фәхретдинов, Тимур Хаҗиев, Аяз Сәйфиев һәм Риназ Газизов лаек булды.
Икенче урыннарны Мәдинә Тухтаева, Софья Гәрәева, Карина Рәхимова, Илдан Сабуров, Давид Шәяхмәтов, Әмир Әхмәтҗанов, Даниэль Муллагалиев, Алмаз Галиев, Кәрим Тимеров, Радмир Мансуров һәм Минтимер Миргалимов яулады.
Яшь боксчыларны турнирга тренер-укытучы Равил Фирдәвес улы Йосыпов әзерләде.
Нет комментариев