Азнакай укучысы Бөтенроссия экология олимпиадасында махсус бүләк яулады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучысы Бөтенроссия экология олимпиадасында махсус бүләк яулады

Гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы махсус бүләккә лаек булды

Әлмәттә «Чистое наследие» IV экология олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Россиянең ун төбәгеннән килгән 160 финалист катнашты. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләре, Мәскәү һәм башка төбәкләр укучылары бар иде.

Берничә көн дәвамында яшь экологлар үз белемнәрен сынадылар, конкурс биремнәрен үтәделәр. Әмма олимпиада сынаулар белән генә чикләнмәде. Укучылар өчен кызыклы осталык дәресләре, җитештерү объектларына экскурсияләр, белгечләр белән очрашулар оештырылды. Алар экология, биологик төрлелек, шәһәр мохите экологиясе, сулыкларны саклау һәм башка мөһим темалар буенча яңа мәгълүмат алдылар.

Азнакай шәһәре гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Динә Галиева да олимпиаданың финал этабында катнашып, үзен күрсәтә алды.

Ул «Җиңүгә омтылыш өчен» махсус бүләгенә лаек булды. Динәнең уңышында аны олимпиадага әзерләгән укытучысы Л.Хөҗҗәтованың да өлеше зур.


Нет комментариев