Азнакайда спорт мәктәпләре хезмәткәрләре футболда көч сынашты
СПОРТ

Азнакайда спорт мәктәпләре хезмәткәрләре футболда көч сынашты

«Алга» спорт комплексында футбол ярышлары һәм ГТО нормативларын тапшыру оештырылды.

Азнакай шәһәренең «Алга» спорт комплексында спорт мәктәпләре хезмәткәрләре арасында футбол ярышлары үткәрелде.

Бу юлы гадәттә яшь спортчыларны ярышларга әзерләүче остазлар үзләре мәйданга чыкты. Алар футбол уйнап, җитезлекләрен, чыдамлыкларын һәм командада эшләү осталыкларын сынады.

Чара кысаларында ГТО нормативларын тапшыру өчен күчмә мәйданчык та эшләде. Спорт мәктәпләре хезмәткәрләре анда үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерде.


Нет комментариев