Чубар Абдул авылында волонтерларны хөрмәтләү чарасы узды.
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче 12 кешегә волонтер таныклыклары тапшырылды.
Чубар Абдул авылында яшәүче 11 нче сыйныф укучысы Әдилә Вәлиева – Татарстандагы иң яшь волонтерларның берсе. Авыл клубында узган очрашуда аңа «Надежда» волонтерлар берләшмәсе таныклыгы һәм актив эшчәнлеге өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
Ярдәм итәргә ашкынып торган, башкаларның хәленә битараф булмаган кешеләр була. Әдилә Вәлиева – нәкъ шундыйларның берсе. Мәктәптә укуына карамастан, ул волонтерлык эшенә зур җаваплылык белән карый, авылдашларын да үз артыннан ияртә.
Әдилә – авылда эшләп килүче «Своих не бросаем» волонтерлар төркеме җитәкчесе. Аның оештыру сәләте, активлыгы һәм ярдәмчеллеге нәтиҗәсендә авылда гуманитар ярдәм әзерләү һәм озату эшләре алып барыла. Окоп шәмнәре ясау, токмач кисү, кирәкле әйберләр җыю – боларның барысы да бердәмлек һәм уртак тырышлык белән башкарыла.
Яхшылыкның яше юк. Әдилә моны үзенең көндәлек гамәлләре белән исбатлый. Иң мөһиме – аның кебек яшьләр булганда, игелекле эшләрнең дәвамы булачагына өмет бар.
Нет комментариев