Җиңүче команда «Нобелевские надежды КНИТУ» бәйгесендә катнашу хокукы алды.
«Физик-химик алгарыш» республика чарасы кысаларында «Технологик алгарыш террториясе» белем бирү проектының биология буенча кейс-чемпионаты узды.
Анда Азнакай шәһәренең 2 нче һәм 7 нче мәктәпләре, Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбе командалары көч сынашты.
Укучылар үзләренең фәнни проектларын тәкъдим иттеләр, аларның әһәмиятен нигезләп, жюри алдында якладылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбе командасы җиңүче булды. Укучыларны бәйгегә Л. Гаязова әзерләде.
Киләчәктә алар үзләренең проектын «Нобелевские надежды КНИТУ» бәйгесендә тәкъдим итәчәк.
Нет комментариев