Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юморист, артист, депутат

Аның юморескаларын укысаң, эчең катып көләсең, ә лирик шигырьләре күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә.

Мәнәвез авылы мәдәният йортында узган иҗат кичәсендә Халидә Галимованың әле оста артист икәнлеге дә ачыкланды.

“Маяк” газетасы битләрендә дөнья күргән хикәяләре, шигырьләре, авылдашлары турында, һәрберебезне борчыган мәсьәләләрне яктырткан мәкаләләре аша таныш ул райондашларыбызга.

Мөслим якларында туса да, тормыш юлы Азнакай белән бәйле Халидәнең. Ул кечкенә чакта әти-әнисе Мәнәвез авылына килеп төпләнәләр.

Халидә Азнакай 1 нче урта мәктәбендә белем ала.

– Әлфия апа Бакировага зур рәхмәтләмен. Ул минем сәләтемне күреп алды, язарга кушты, – дип хөрмәт белән телгә алды татар теле һәм әдәбияты укытучысын.

Иҗат өчен иң беренче “гонарары” да истә калырлык була: стена газетасына үзе турында шигырь язган өчен йоклап, гел дәрескә соңга кала торган сыйныфташының йодрыгын татырга туры килә.

Мәктәптән соң кыз әнисе янына нефть кудыру станциясенә эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә тырыш хезмәт куя. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән төп нигезне саклап яши.

Чибәрлеге, төпле акылы өстенә табигать тарафыннан бирелгән искиткеч сәләтле Халидә Галимованы хөрмәтләргә авылдашлары, туганнары, классташлары, дуслары, иҗатташлары килде. Кадерле, якты истәлекләргә, җырга-моңга, изге теләкләргә бай булды кичә.

Мәктәп елларыннан ук каләм чарлаган кызны язмыш җилләре бөтенләй башка юнәлештә алып кереп китсә дә, иҗат аның белән һәрчак янәшә була. Нефть кудыру станциясендә сәнгать җитәкчесе итеп куялар үзен. Хезмәткәрләр арасында җырчысын, гармунчысын, биючесен җыйнап, агитбригада белән төрле җирләрдә концертлар да куеп йөриләр.

Азнакайлылар җирле телевидение аша күрсәтелгән “Күршеләр” юмористик тапшыруын яхшы хәтерлидер. Сценарийларның авторы Халидә Галимова икәнен генә белмиләрдер. Иҗат кичәсендә тәкъдим ителгән кыска гына бер скетчта авторның үзенең дә актерлык сәләте көчле икәне күренде.

Гомумән, алар нәселе шулай бар яктан да уңган: әтисе Хатип, әнисе Лена театрлар куеп, концертларда җырлап йөргәннәр, абыйсы Илдарга да моң тумыштан өеп бирелгән. Кызы да әнисенә багышлап, әнә ничек өздереп җырлады!

Бүген дә Халидә иҗатташ дуслары белән Мәнәвез авылы мәдәният йортында кичәләр, концертлар оештырып, халык күңелен күреп яши.

Җитмәсә, ул әле авыл Советы депутаты да. Мәнәвезлеләрнең гозерен җиренә җиткермичә туктамый. Ялгыз әбиләрнең хәлләрен белергә дә, зиратта өмәләр оештырырга да вакытын таба.

– Һич тынгы бирми безгә, – диләр Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назиф Хәсәнов һәм депутатлык йөген бергәләп тартучы Валерий Тимиряев.

Халидә Галимованың һәр әсәре тормыштан алынган. “Террористлар көткәндә”, “Таракан”, “Сабантуй тәкәсе” һәм башка хикәяләрендә гадәти генә күренешләр шулкадәр зур осталык белән тасвирлана, үзең дә аның геройларына ияреп, вакыйга эченә кереп китәсең. Сүз байлыгына, кешеләрнең холкын шулай тирәнтен ачып бирә алуына олпат язучылар да сокланырлык. Каләмен кулыннан озак еллар төшермичә, яңадан-яңа иҗат җимешләре белән куандырырга язсын аңа.

"Маяк" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев