Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ул бер дә үзгәрми

"Маяк" газетасында Нәфис Әхмәтнең күршем, ике тапкыр "Почет билгесе" ордены кавалеры Фазыйл Шәмсетдинов хакында язмасын укыдым. Автор аны ничек бар, шулай итеп бик төгәл сурәтли алган! Чыннан да Фазыйл агага 85 яшь бирмәссең дә, ул әле дә яшьләрчә җитез, тынгысыз. Хәтерен генә әйт - әллә кайчан үткән вакыйгаларның һәр мизгелен...

"Маяк" газетасында Нәфис Әхмәтнең күршем, ике тапкыр "Почет билгесе" ордены кавалеры Фазыйл Шәмсетдинов хакында язмасын укыдым. Автор аны ничек бар, шулай итеп бик төгәл сурәтли алган! Чыннан да Фазыйл агага 85 яшь бирмәссең дә, ул әле дә яшьләрчә җитез, тынгысыз. Хәтерен генә әйт - әллә кайчан үткән вакыйгаларның һәр мизгелен хәтерли.
Күршедә генә яшәгәнлектән, без аның белән еш очрашабыз. Ул бөтен ил-көн яңалыкларыннан, нефтьчеләр тормышындагы вакыйгалардан хәбәрдар. Кайчак, озак итеп үткәннәрне сөйләшеп алабыз. Ә искә алып сөйләрдәй хәлләр булгалады.
1978 елның 30 декабрен һич онытасым юк. Тышта 53 градус салкынлык. Вахтада 5 кеше торабыз. Тоздан һәм судан арындыру блогында яшьләр - Зәрия белән Роза, ә мин - ректификацияләү колоннасына хезмәт күрсәтәм. Нефть җылыту миче Хаҗәр апа Ханнанова (хәзер мәрхүм инде) җаваплылыгында. Безнең эшкә өлкән оператор Фазыйл Шәмсетдинов җитәкчелек итә. Ул төнне Хаҗәр апаны Александр Тришкин алыштырган иде. Күрәсең, аны Ходай миңа үзе юллаган булгандыр. Саша дәдәй белән чиратлашып парда торбаларны җылытабыз. Фазыйл ага да йөгереп кенә йөри, торбалар катса, эш харап. Аларны җылыта торгач, үзебез өшеп беттек. Чиратлап, оператор бүлмәсенә җылынырга йөрибез. Чыгуга кайбер урында торба суынып та өлгерә. АВГ секцияләрен дә бер-бер артлы эшләтеп кенә торырга туры килә. Хәтта май да ката! Гомеремдә беренче тапкыр сырган чалбар киеп, аңа рәхмәт укып йөрдем. Ничек итсәк иттек, УКПНны эшләвеннән туктатмадык.
Әнә шулай уртак көч белән җиңелгән авырлыклар безне тагын да берләштерде. Мин күптән инде ЦКППН да эшләмим, әмма хезмәт биографиям башланган урын, андагы фидакарь кешеләр хакында онытасым юк.
Венера Хаҗиәхмәтова, "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбә ЦППД ЭВМ операторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ул бер дә үзгәрми