Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төзелеш күләме арта

"Актүбә төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖдә еллык эшкә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде. Конференция эшендә "Главнефтегазстройсервис" идарә итү компаниясе баш инженеры Равил Бәдретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Афанасьев катнашты. Хезмәт коллективы һәм профсоюз оешмасының берләштерелгән киңәшмәсендә ясаган чыгышында башкаручы директор Рәйхан Газизуллин җәмгыятьнең еллык эшчәнлеген анализлады, алга бурычлар билгеләде. 263...

"Актүбә төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖдә еллык эшкә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде. Конференция эшендә "Главнефтегазстройсервис" идарә итү компаниясе баш инженеры Равил Бәдретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Афанасьев катнашты.

Хезмәт коллективы һәм профсоюз оешмасының берләштерелгән киңәшмәсендә ясаган чыгышында башкаручы директор Рәйхан Газизуллин җәмгыятьнең еллык эшчәнлеген анализлады, алга бурычлар билгеләде.

263 эшче һәм хезмәткәрне берләштергән төзү-монтаж идарәсе нефть-газ сәнәгате объектлары төзү һәм торак йортлар салу буенча махсуслашкан. Оешуына алты ел гына булса да, биредә һәр эшне югары сыйфат белән вакытында башкарып чыгучы максатчан һәм бердәм коллектив булдыруга ирешкәннәр. Хисап чорында алар дәүләт торак фонды заказы белән Азнакай шәһәренең "Б" микрорайонында 90 фатирлы бер, искергән торак программасы буенча Актүбә эшчеләр бистәсендә 30 ар фатирлы ике йортны файдалануга тапшырганнар. Моннан тыш, идарә эшчеләре Түбән Кама шәһәрендәге "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешендә хезмәт куялар. Үзенең докладында идарә җитәкчесе иң яхшы эшләүчеләр - электр белән эретеп ябыштыручылар Камил Хәйруллин, Булат Кәримов, монтажчылар Рәшит Гайнанов, Равил Шәйхелисламов, Илгиз Тәхаветдинов, электромонтер Назим Ибраһимов, балта осталары бригадиры Рәшит Мифтиханов, ташчылар бригадиры Рафаэль Мостафин исемнәрен мактап телгә алды.

2011 ел коллектив килешүенең үтәлеше буенча конференциядә профком рәисе Азат Гарипов информациясе тыңланды.

Төп докладлар буенча фикер алышуларда участок начальниклары Нәфис Вәлиев, Марат Сәфәргалиев, Николай Матвеев, баш механик Фәүзәт Шәйхелисламов, идарәнең баш инженеры Айдар Хәлфиев катнашты. Еллык эш йомгаклары буенча югары рейтингка ирешкән эшче-хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев