Социалистик Хезмәт Герое Алмас Булатов вафат булды
Мәрхәмәтсез үлем Социалистик Хезмәт Герое Алмас Харис улы Булатовны мәңгелеккә алып китте. Азнакай муниципаль районы җәмәгатьчелеге, Сукаеш авыл җирлегендә яшәүчеләр Алмас Харис Булатовны 13 сентябрь көнне соңгы юлга озатты. Хезмәт батыры белән бәхилләшү митингы Зур Сукаеш авылында герой якташыбыз яшәгән йорт янында узды. Аны район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов...
Мәрхәмәтсез үлем Социалистик Хезмәт Герое Алмас Харис улы Булатовны мәңгелеккә алып китте.
Азнакай муниципаль районы җәмәгатьчелеге, Сукаеш авыл җирлегендә яшәүчеләр Алмас Харис Булатовны 13 сентябрь көнне соңгы юлга озатты. Хезмәт батыры белән бәхилләшү митингы Зур Сукаеш авылында герой якташыбыз яшәгән йорт янында узды. Аны район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов ачты. Җитәкчелек исеменнән хушлашу сүзе белән муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов чыкты. Ул Алмас Булатовның тормыш һәм хезмәт юлы, ирешкән уңышлары турында сөйләде, гаиләсенә сабырлык теләде.
Мәрхүмнең җәсады алдында аның белән кайчандыр бергә эшләгән иптәшләре, дуслары - Чалпы авылыннан Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов, ул елларда "Тырыш" колхозы рәисе булган Ринат Гыйльманов, элекке агроном Сәгыйдулла Сәетов һәм башкалар чыгыш ясады, аның авыл хуҗалыгы производствосын күтәрүдәге фидакарь хезмәтен югары бәяләде. Алмас Булатовның тормыш иптәше Мәйсәрә ханымның, балалары, туганнарының зур югалту кайгысын уртаклашты.
А.Х.БУЛАТОВ
А.Х.Булатов 1931 елның 2 маенда Азнакай районы Түбән Сукаеш авылында туган.
Малай чактан ук Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында эшли. Аның тырышлыгы югары бәяләнә, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.
1949 елда, кичке мәктәптә урта белем алгач, А.Булатов киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә. «Тырыш» колхозы кырларында эшләвен дәвам итеп, аннары армия сафларында хезмәтен үтәгәч, ул читтән торып Чистай совхоз-техникумын тәмамлый һәм техник-механик белгечлеген ала.
1965-1979 елларда шикәр чөгендере игү звеносына, соңрак кырчылык бригадасына җитәкчелек итә.
1981 елда хуҗалык партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Алмас Харис улы әлеге җаваплы урында 1989 елга кадәр эшли. Аннары техника куркынычсызлыгы инженеры була. 1992-1999 елларда - колхоз остаханәләре җитәкчесе.
Кайда гына эшләмәсен, А.Булатов туган җиренә тугрылыклы булып калды, хезмәтне яратуның үрнәге, яшьләрнең остазы булды. Аның хезмәте күп мактау грамоталары, социалистик ярышта җиңүче билгеләре, «Тырыш хезмәт өчен. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән билгеләп үтелде.
1971 елда А.Булатовка игеннәрне җыеп алуда рекордлы күрсәткечләргә ирешкәне өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде.
А.Булатов СССР профсоюзларының XVI съезды эшендә катнашты, берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайланды, КПСС өлкә комитетына әгъзалыкка кандидат һәм әгъза, Азнакай районы халык судының халык утырышчысы булды.
Бәхил бул, мәшһүр райондашыбыз. Синең данлы исемең безнең күңелләрдә генә түгел, тарих сәхифәләренә күчеп, мәңге сакланыр!
М.З.Шәйдуллин, Н.М.Нәгыймов, А.Ф.Хәлиуллин, А.Х.Шәмсетдинов, Д.Р.Гыйләҗев, М.В.Усманов, Ә.Г.Исхаков, М.И.Кәримов, З.З.Закирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев