Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шарафиев Рубес Таҗи улын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Азнакай районы Түйкә авылында туып үскән, Әлмәт шәhәрендә гомер итүче тормыш иптәше, әтиебез Шарафиев Рубес Таҗи улын 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Озак еллар нефть өлкәсендә тырыш хезмәт куйдың. Максатчан, җаваплы, ярдәмчел булуың белән күпләрнең тирән ихтирамын...

Азнакай районы Түйкә авылында туып үскән, Әлмәт шәhәрендә гомер итүче тормыш иптәше, әтиебез Шарафиев Рубес Таҗи улын 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Син безнең өчен һәрчак олы җанлы таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Озак еллар нефть өлкәсендә тырыш хезмәт куйдың. Максатчан, җаваплы, ярдәмчел булуың белән күпләрнең тирән ихтирамын яуладың.

Чын кеше булып яшәр өчен җирдә

Кирәк акыл, кирәк зирәклек.

Сиңа Ходай туганда ук

Бу сыйфатларны биргән җитәрлек.

Тырышлыкны сиңа мулдан салган

Һәм өстәгән бетмәс сабырлык.

Гомер юлларыннан сыгылмыйча,

Чын кеше булып атлап барырлык.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Гаиләдә булсын бөтенлек.

Без телибез сиңа чын күңелдән

Озын гомер, бәхет, иминлек.

Тормыш иптәше Мәрьям, балалары Рәсим, Зөлфия, оныгы Камилә һәм барлык туганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шарафиев Рубес Таҗи улын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз