Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыш хозуры белән рухланып

«Юлдаш» ансамбле егетләре Укучы яшьләр арасында иң популяр саналган "Созвездие-Йолдызлык" конкурсы яшь талантларны Васильево бистәсендәге "Сосновый Бор" шифаханәсенә кыш хозурына дәште. Чакырылган кунаклар арасында Азнакай сәнгать мәктәбенең "Юлдаш" ансамбле дә бар иде. Каникул чорында менә дигән ял һәм иҗади рухлану алу чоры да булды ул. Һәр көн төгәл билгеләнгән: спорт...

«Юлдаш» ансамбле егетләре

Укучы яшьләр арасында иң популяр саналган "Созвездие-Йолдызлык" конкурсы яшь талантларны Васильево бистәсендәге "Сосновый Бор" шифаханәсенә кыш хозурына дәште. Чакырылган кунаклар арасында Азнакай сәнгать мәктәбенең "Юлдаш" ансамбле дә бар иде.

Каникул чорында менә дигән ял һәм иҗади рухлану алу чоры да булды ул. Һәр көн төгәл билгеләнгән: спорт көне, музыка көне, мастер-класслар... Музыкага багышланганы аеруча күңелгә хуш килде: бу көнне һәркемгә үзенең сәләтен күрсәтү мөмкинлеге туды. Сәхнә осталары нинди генә матур чыгышлар ясамады! Анда иҗат коллективларының үсеш дәрәҗәсе дә ачык күренде, уңай тәҗрибә алынды.

Иң яхшылар дип танылган коллективлар, шул исәптән "Юлдаш" ансамбле дә истәлекле бүләк-ноутбукка лаек булды.

Ансамбль җитәкчесе Ф.Әхмәтгалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев