Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кул эше – җанга дәва - ФОТО

Кемдер тегә, кемдер җеп урый, кемдер кәгазь кисә… Район инвалидлар җәмгыяте каршында оешкан оста куллар түгәрәгендә бар да эшкә чумган. Ә өстәлдә – сокланып туймаслык иҗат җимешләре!

– Мөмкинлеге чикле балалар белән шөгыльләнергә телим, – дип килгән Римма Әмирҗанованы җәмгыять җитәкчесе Гөлнара Хәбибуллина хуплап каршы ала. Бүлмәсен дә бирәләр, җиһазларын да табалар.

Римма ханым лаеклы ялга чыкканчы Балалар иҗат йортында шундый ук түгәрәк җитәкләгән булган. Үзе дә авыру кыз үстергәч, ул мондый язмыш сынавына дучар булган ата-аналарның хәлен яхшы аңлый.

– Хезмәт, яраткан шөгыль белән чирне генә түгел, җанны да дәвалап була, – ди ул.

Бердән, монда йөрүчеләр бер-берсе белән аралашалар, яңа дуслар табалар, икенчедән, тормышта кирәкле файдалы күнекмәләр алалар.

– Бисердан агач, флистан чәчәк, ясалма ташлардан картина ясадым. Өйдә дә эшлим, миңа түгәрәктә бик ошый, – ди Динара Шәрәфиева.

Әлегә алар 9 кыз. Атнага ике тапкыр киләләр. Бу көннәрне түземсезлек белән көтеп алалар. Җитәкчеләре һәр атна саен кызларны яңа төрле әйбер ясарга өйрәтә. Сөлгедән йомшак эт, бәйләм җептән курчак, орлыклардан картина…. Саный китсәң, түгәрәкнең серле сандыгында хәзинәләре җитәрлек. Әле бит оешканнарына ярты ел да юк.

Римма Әмирҗанова белдерүенчә, теләге булган һәркемгә түгәрәктә урын җитәрлек, күңелләре киң.

– Күбрәк килсеннәр иде, – дип озатып калды ул.

 

Сүз уңаеннан

Районыбызда 3977 мөмкинлеге чикле кеше яши, аларның 294 е – балалар. Инвалидлар җәмгыятендә 1147 кеше исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев